28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Киләсе елга стипендияләр күпмегә артачак?
2017-2018 елгы уку елында студентларның стипендияләре шактыйга артачак. Узган уку елында стипендияләр индексанцияләнмәгән иде. Киләсе елда исә аны 5,9 % ка арттырачаклар. Арту 2017 елның 1 сентябрендә көтелә. 2019 елга исә югары белем алучыларның айлык пособиеләре 4,5 % ка артыр дип көтелә. Бүгенге көндә урта һөнәри белем алучыларның стипендияләре 487...
-
Кеше атып үтергән инвалидка закон маддәсенең иң түбән җәзасы бирелде
Чирмешән районында кеше үтерүләр элек тә булгалый иде, ләкин алар күбрәк көнкүрештә, исерек килеш эшләнде. Конкрет торак пункттан читтә алар белән кызыксынучылар аз була, ләкин инвалид Евгений Башаринга бәйле җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе җинаятьчене дә, зыян күрүчене дә яхшы беләләр. Гаепләнечүне бу җинаятькә нәрсә этәргән,...
-
Бөгелмәдә якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Якшәмбе, 30 октябрь көнне, шәһәребезнең үзәк мәйданында иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башланачак. Шәһәр һәм район халкы кулай бәядән яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары сатып ала алачак.
-
Игътибар!!! Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс!
Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Иртәгә газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа матур тартмалы дәһәр чәй!
-
Салават Фәтхетдинов автографын "Авито"да нибары 50 сумга сата
Салават Зәкиевич үзенең карьерасында иң югары ноктага килеп җитте - хәзер аның автографларын сата башлаганнар. Дөрес, кыйммәткә түгел, нибары 50 сум. Шундый игъланны "Идел" журналы казып чыгарган. Ышанмасагыз, үзегез дә кереп карый аласыз. Автографны сатучы Gulj исемле әллә хатын, әллә ир Салават Фәтхетдиновның мактаулы исемнәрен барлауга вакытын жәлләмәгән. Игъланда болай...
-
Баласына эт муенчагы кидереп йөрткән
Новочеркасск шәһәрендә гайре хәл була. Бер әни этләргә кидертә торган муенчакны улына тагып урамга йөрергә чыга. Моны белгәч, халык бунт күтәрә. Әнисе янында малайның эт кебек йөргәнен фотосурәткә төшерергә өлгерәләр. Моны балаларның иреген чикләү дип кабул итәләр. Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү бара.
-
Татарстанда «Диснейленд» төзиләр
Югары Осланда 70 гектар мәйданны биләячәк гигант паркның беренче чираты дүрт елдан төзелеп бетәр дип планлаштырыла. «Диснейленд» прототибы булган Futuroscope балалар күңел ачу паркын Франция инвесторы төзеячәк. Гигант паркның беренче чираты дүрт елдан төзелеп бетәр дигән ышаныч бар. Күңел ачу паркын көн саен 5,6 мең кешене кабул итә алачак, ул...
-
Баласына этил спирты эчергән хатынның бер кызы – вафат, ике улы – приютта
Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черкасова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый... Табиблар нарасыйның баш мие һәм үпкәләре кабаруын ачыклый. Малайның канында 40...
-
Аерылышырга гариза биргәч, хатыны юкка чыккан
Хатынның ире ике көн буе аның юклыгына аптырашта йөргән. Элек ул беркайчан да алай югала торган булмаган. 21 яшьлек хатын ире һәм ике яшьлек кызы белән яшәгән. Ирле-хатынлы аерылышу турында гариза биргәч, үзенең исеменә документлар, шәхси әйберләре белән юкка чыккан. Шалтыратуларга кәрәзле телефонын алмаган. Ике көннән полиция аны Сармандагы туганнарында...
-
Һәр унынчы пассажир Бөгелмәдә бушка йөрде
Туган көне уңаеннан, шәхси эшмәкәре - автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Р.Минһаҗев тарафыннан пассажирлар өчен акция оештырылды - һәр унынчы кеше автобус маршруты буенча бушка йөрү мөмкинлегенә ия булды. Үзенең юбилеен предприятие югары күрсәткечләр белән каршы ала. Бүгенге көндә әлеге җәмгыятьнең 16 берәмлек автотранспорт чарасы бар. Ремонт төркеме булган шәхси җитештерү базасы,...
-
Бөгелмәлеләрне “Һөнәрчеләр йорты”на чакырабыз
Көзге каникуллар вакытында балаларның һәм яшүсмерләрнең ялларын оештыру максаты белән, "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең "Һөнәрчеләр йорты" шәһәр халкын һәм кунакларны декоратив-гамәли эшләнмәләр җитештерү буенча "Каникулларны - файда белән" мастер-классына чакыра. Чара 1, 2, 3 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәре, Энгельс урамы, 29 нчы йорт (СУ-2) адресы буенча үтәчәк. Белешмәләр өчен...
-
Ноябрь аена намаз вакытлары
-
Бытбылдык кына димәгез, бөгелмәлеләр
Күгәрчен кадәр гәүдәсе белән йорт кошы булып йөргән була! Ике йомыркадан иртәнге ашка рәхәтләнеп тәбә ясарлыгы да булмагач, ботларыннан авыз тутырып ашый торган тәмле шашлык та чыкмагач, нәмәкәемә дип асрарга инде ул бытбылдыкларны! Ала-тилә йомыркалары да карап торуга ук аптырашта калдыра... Мин бу уйларымны, әлбәттә инде, ярминкәдә бытбылдык йомыркаларын сатып...
-
Уфаларга бардык, җиңеп кайттык
21-23 октябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасының атказанган химия работнигы Н.И. Калеников истәлегенә багышланган традицион авыр атлетика ярышлары булып узды. Турнирда Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән, Оренбургтан барлыгы 80нән артык спортчы катнашты. - Бөгелмә шәһәре җыелма командасы составында Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады, - дип...
-
"Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә 9 нчы урта мәктәпнең 7 “Б” сыйныфы укучысы Динар Хәкимов кушылды
Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода көзге табигать кенә түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем-фамилиягез, кайдан булуыгызны һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Көзге төсләр балкышы" дип...